10:59 Бөртек янына бөртек, килеп чыга бер рәсем | |
12 июльдә Шармаш авыл китапханәсендә «Оста куллар» клубы балалары бөртекләрдән һәм орлыклардан аппликация ясау буенча чираттагы мастер - класска җыелдылар. Бу балалар өчен бик файдалы иҗат төре. Мондый шөгыль вак моторика үсешенә ярдәм итә һәм нерв системасын тынычландыра. Бу һөнәрне ясау процессы балалар өчен бик кызыклы булып чыкты. Мастер-класста катнашучы һәрбер бала фантазиясен һәм шөгыльгә иҗади якын килә белүен күрсәтте, нәтиҗәдә барлык балаларның да иҗаты үзенчәлекле, кызыклы һәм матур килеп чыкты. Панноны ясау өчен материал булып төрле ярмалар, ә нигез булып картон хезмәт итә. Яшь китап сөючеләрнең һәрберсенең үз куллары белән ясалган уникаль картинасы барлыкка килде. Прикрепления: Картинка 1 | |
|
Всего комментариев: 0 | |