15:29
«Батырлык ул – рухи матурлык»

Сугыш темасы әдәбиятта төп темаларның берсе булган һәм булып кала. Бу
фаҗигале вакыйгалар бездән ераграк киткән саен, безнең тарихыбызны
саклаган сәнгать әсәрләре кыйммәтлерәк урын алып тора. Җиңү көне
уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Батырлык ул – рухи матурлык»
дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә укучыларга үз илеңнең
тарихын белү әһәмиятен күрсәтүгә һәм җирдә тынычлык өчен көрәшкән
ватандашларыбызга рәхмәтләребезне мәңгегә йөрәктә саклауга
юнәлдерелгән.

Просмотров: 544 | Добавил: теләче | Рейтинг: 2.0/4
Всего комментариев: 0
avatar