10:46 «Әдәбият белгечләре» исемле әдәби уен | |
24 май көнне Айдар авылы китапханәсе үз ишекләрен ачып, әдәбият дөньясына гашыйк җаннарны «Әдәбият белгечләре» дигән әдәби уенда җыйды. Китап сөючеләр әдәбият өлкәсендәге белемнәрен күрсәтеп, төрле сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. «Китапханәләр һәм китапханәчеләр» бүлегендә катнашучылар кешелек тарихының көзгесе булган беренче китапханәләрнең барлыкка килү серләренә үтеп кереп, бүгенге көндә китапханәләрнең тоткан урыны турында фикер алыштылар. «Китаплар төрле була» бүлеге исә китап төрләренең күплегенә һәм аларның басмаларының үзенчәлекләренә багышланды. «Таныш һәм ят кешеләр», «Язучылар һәм аларның геройлары» бүлекләрендә уенчылар танылган язучыларны, аларның мәңгелек әсәрләрен һәм әдәби геройларын искә төшерделәр. Әдәби сәяхәтнең соңгы ноктасы булып «Китаплар төзелеше» бүлеге торды, анда китапның һәр бите, һәр юлы аша китап дөньясының серләренә ачкыч табылды. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |
