08:29
«Китапстан»

«Китапстан» - башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылучы җәйге китап марафоны. Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, аның буенча алга бара торган юл күрсәтүче карта алды. Ә маршрут-трекер укучылар алгарышын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә.
Бүгенге укучылар «Китапстан» марафонын ачып җибәрүчеләр. Алар беренчеләрдән булып төсле һәм гадәти булмаган юл күрсәткечләре алдылар. Юл күрсәтүче карталар 1 июньдә - Балаларны яклау көнендә, Үзәк мәдәният һәм ял паркында бирелде. Марафонда катнашучы балалар кызыклы китаплар укып кына калмыйча, үзләренең күзаллауларын да киңәйтәчәкләр, өстәвенә бүләкләр дә алачак!
Бүген үткәрелгән «С книгой по дорогам детства» уен - викторинасы балаларга яраткан китап геройларын искә төшерергә һәм яңаларын укырга этәргеч бирер дип ышанабыз. Яшь китап укучыларыбызны китапханә белән бергә китап укуга чуму өчен «Китапстан» марафонына кушылырга чакырабыз!

Просмотров: 265 | Добавил: bib2008 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar