Район мәдәният йортында якташыбыз, танылган эшмәкәр һәм язучы, Равилә
Шәйдуллинаның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе
тарафыннан әзерләнгән “Сәүдәгәр һәм шагыйрьлек без татарның канында” дип
исемләнгән иҗат кичәсе булып узды. Бирегә Татарстан Республикасының халык
шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Морат;
тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек, Филология
фәннәре кандидаты Фатиһ Кутлу; телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар
авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе Нурания Җамали; шагыйрь, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан
дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев; Татарстан Язучылар Союзы рәисе урынбасары,
шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильсияр Иксановалар
җыйналды. Равилә Шамиловнаны гомер бәйрәме белән районыбыз җитәкчесе
Нәҗип Нәкый улы Хаҗипов тәбрикләде. Ул аңа исәнлек-саулык, хәерле гомер,
гаилә бәхете, яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешеп, әсәрләренең төрле әдәби
конкурсларда җиңүен теләде, Тукай премиясенә дә тәкъдим ителергә тиешлеген
әйтеп узды. Кызлар сыман һаман да яшь, матур, энергиясе ташып торган Равилә
Шәйдуллина-Морат соңгы арада иң яратып укылган авторларның берсенә әйләнүен
күренекле язучыларыбыз да билгеләп үтте. Әйе, чыннан да, үзебезнең авыл
китапханәләрендә генә дә авторның балачак, яшүсмер һәм студент булган
вакытларын чагылдырган “Ялантауга ай кунган”, Беренче Бөтендөнья, гражданнар
сугышы, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соң да авыр елларда нәселнең
күпме михнәтләр чигеп тә сынмыйча-сыгылмыйча үз динен, денен, яшәү
кыйбласын саклап калуы турында бәян ителүче “Карт шомырт хатирәсе”
китаплары кулдан төшми.
Якташыбыз үзе нәфис, үзе ирләрдәй бизнес-леди, шул ук вакытта нечкә күңелле
язучы да. Берүзендә шулкадәр сыйфатны сыйдырган Равилә ханымга сокланмый
мөмкин түгел. Туган төбәге Теләче районы кешеләре өчен исә аның ишеге
һәрвакыт ачык. Хәл итәсе мәсьәлә турында җитмеш чакрым араны узып килгән
авылдашларының үтенечләрен кире какмый, киңәш бирә, кулдан килгәнчә ярдәм
итәргә тырыша.
Иҗат кичәсе үзешчәннәребез һәм сәнгатьле сүз осталарыбыз тарафыннан аның
берсеннән-берсе матур балалар өчен язылган шигырьләре, күңелгә үтеп керерлек
әдәби әсәрләреннән өзекләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ике сәгатькә
якын барып, сизелми дә үтеп киткән әлеге күркәм чарадан алган якты уй-
кичерешләр күңелләрдә озак сакланыр...

|