Теләче Җирлекара китапханәләре
МБУ-Тюлячинская МБ
18:58 Теләче Үзәк балалар китапханәсе |
12 июньдә илебез әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия көнен, яки Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне (әлеге бәйрәм 2002 елга кадәр шулай дип атап йөртелгән) билгеләп үтә.
11 июньдә Теләче Үзәк балалар китапханәсе елдагы традицияне бозмыйча, шушы бәйрәмгә багышлап “Россия символларында – илебез тарихы” дигән күргәзмә төзеп куйды. Китап укучылар игътибарына үзгәреп торган дөньяда Россиянең урыны, дөньяда һәм илебездә барган соңгы вакыйгалар турында өр - яңа әдәбият тәкъдим ителгән.
Күргәзмә үз язмышына һәм илебез ямышына битараф булмаган һәркем өчен кызыклы булачак.
|
Просмотров: 406 |
Добавил: теләче
| Рейтинг: 4.5/2 |