27 август көнне Мәдәният йорты каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган «Татарстан, шанлы тарихың бар...», Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Без – мираслы халык» һәм Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы уңаеннан «Күңелләрдә коръән нуры» дип исемләнгән китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр.
Әдәби мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйттеләр. Багдад хәлифәсе илчелегенең сәркәтибе Әхмәд ибн Фазланның Багдадтан Болгарга кадәр үткән юлы картасын буяу аша балаларга Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы аңлатылды. Шулай ук, бәйрәмебез кунаклары өчен шифалы үлән чәйләре һәм өй ризыкларыннан табын әзерләнгән иде.
...
Читать дальше »
Просмотров:
341
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
07.09.2022
|
|
Просмотров:
240
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
07.09.2022
|
|
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында «Россия символлары-ил тарихы» дип исемләнгән мәгълүмат чарасы үткәрделәр. Өч төстәге Россия флагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Ак, зәңгәр йәм кызыл төсләрдәге тигез горизонталь полосалардан торган флаг-“дәүләт триколоры” герб һәм гимн белән беррәттән, илебезнең рәсми дәүләт символы.
Чара барышында китап укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, Россия флагы тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар буяу каләмнәре белән флаг ясадылар, иң актив укучыларга бүләкләр бирелде.
...
Читать дальше »
Просмотров:
274
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
07.09.2022
|
|
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда ачык зиһенле булырсың. Моның бер чарасы - китап уку. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Менә бу фикерләр, бәлки, сезгә аз булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр.
Китап укысаң, картлыгыңда ачык зиһенле булырсың
1. Китап уку сүз байлыгын арттыра. Укыганда без, таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез һәм алга таба аларны куллана алабыз.
2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.
3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.
4. Уку стрессны киметә. Стресс - хәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.
5. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без
...
Читать дальше »
Просмотров:
394
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
07.09.2022
|
|
Просмотров:
271
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
07.09.2022
|
|
27 июль көнне Татарстанның атказанган юристы, юстиция советнигы, хезмәт һәм прокуратура ветераны, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, рәссам, якташыбыз Фәнил Галиевның тууына 83 ел тулу уңаеннан аның соңгы елларда яшәп иҗат иткән йортына “Истәлек тактасын” ачу тантанасы булып узды. Күркәм чарада районыбыз башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Күпкырлы талант иясе Фәнил Ислам улы Галиевның туган көне уңаеннан иҗатына багышлап Теләче үзәк китапханәсе онлайн кычкырып укулар игълан иткән иде. Ай дәвамында барган бу бәйгедә 36 кеше катнашты. Әлеге тантаналы чарада бәйгедә җиңүчеләребез: Казаклар авылыннан Энҗе Рахматуллина, Шармаш авылыннан Ирина Владимирова, Баландыш авылыннан Илсаф Тимербайев, Казан шәһәрендә яшәүче Чулпан Фәйзелгатовалар “Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләккә ия булды. 
...
Читать дальше »
Просмотров:
304
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
07.09.2022
|
| |