30 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында шигырь һәм хикәяләр язучы Люция Әблиева белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуга китапханәчеләр, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Юридик факультетын тәмамлап, Гостехнадзор системасында озак еллар эшләгән Люция ханым бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатка мәхәббәт кече яшьтән үк башлана, балачагы биеп, җырлар, шигырь сөйләп уза. Дүртенче сыйныфта ул үзенең беренче шигырен яза.

Китап укучыларга Люция Әблиева исеме һәм иҗаты социаль челтәрләре аша таныш. Шулай ук, соңгы вакытта аның әсәрләре татар матбугатында да еш күренә башлады.

Кичә барышында Теләче урта мәктәбе укучылары Люция ханымның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Әдәбияткә гашыйк, шигъри җанлы егетебез Айрат Якупов “Әни”, “Миһербанлык” шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Үзешчәннәребез Рафис Минһаҗев, Рада Әхмәтгаязованың моңлы җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.

... Читать дальше »

Просмотров: 186 | Добавил: bib2008 | Дата: 21.12.2022 | Комментарии (0)

23 ноябрь көнне район үзәк китапханәсендә "Яшь гаилә" клубы әгъзалары катнашында, әниләр көне уңаеннан «Тормыш матурлыгы – әниләрдә» дип исемләнгән кичә узды. Чара барышында балалар әниләрне котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, «Шалкан» рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтеп бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Әниләр дә читтә калмады, "Көйне таны", "Кем тизрәк" уеннарында катнашып җитезлектә, игътибарлылыкта көч сынаштылар.
Кичәдә дизайнер Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы әниләргә бүләк ясау буенча балаларга мастер – класс үткәрде.

Просмотров: 163 | Добавил: bib2008 | Дата: 21.12.2022 | Комментарии (0)

8 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә "Үлемсез әдәби полк” проекты кысаларында Татарстан Язучылар берлегеннән килгән язучылар катнашында очрашу булып узды. Проект җитәкчесе, ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясенең әдәби клнсультанты, тәнкыйтьче, прозаик Г.И.Зәйнуллина; язучы, “Реплика” әдәби-музыкаль театры артисты А.Л. Аввакумов һәм “Реплика” әдәби-музыкаль театры режиссеры В.Л.Нежданов  әдәби кичәдә фронтовик язучылар Юрий Белостоцкий, Александр Бендецкий, Яна Винецкий, Павел Евгеньев, Сергейфремов, Тихон Журавлев, Рәмзи Илялов, Алексей Королев, Виктор Костригин, Владимир Мальцев, Анатолий Мельзников, Аркадий Мельников, Геннадий Паушкин, Мәҗит Рафиков, Валерий Синев, Дмитрий Сычев, Игорь Толстой белән таныштырдылар һәм  әсәрләреннән өзекләр укып үттеләр. 

“Үлемсез әдәби полк” проектның максаты – Татарстаның фронтовик язучыларның иҗатын пропагандалау һәм мә ... Читать дальше »

Просмотров: 165 | Добавил: bib2008 | Дата: 21.12.2022 | Комментарии (0)

3 ноябрь көнне Татарстан  Республикасы  Теләче районының Иске Җөри авылында модель китапханә ачылыш тантанасы булды. Ачылыш  Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоцияциясе   рәисе  Гөбәйдуллин Әгъзам Самат улы,  язучы, Татарстан радиосы нәфис тапшырулар редакторы һәм алып баручы Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы, Татарстан Республикасының   Милли китапханәсе фәнни методик бүлеге мөдире Нәҗметдинова Люция Мәсхут кызы катнашында узды. 2021 елда Теләче районы Иске Җөри авыл китапханәсе республика китапханәләре арасыннан сайлап алынып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «Мәдәният» милли проекты кысаларында Россия күләмендә уздырылган модель китапханәләр бәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. Федераль бюджеттан 5 млн. сум күләмендә алынган акча ярдәмендә Иске Җөри авыл китапханәсе заманча интерактив техника, уңайлы  мебель белән җиһазландырылды. Кита ... Читать дальше »

Просмотров: 273 | Добавил: bib2008 | Дата: 21.12.2022 | Комментарии (0)

14 октябрь көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре әтиләр көне уңаеннан дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Әлеге чарага китапханә каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубына йөрүче гаиләләребез җыелды. Кичә барышында әти-әниләр, балалар белән берлектә, табышмакларга, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Балалар "Минем әти – иң яхшысы" дигән анкетаны тутырып, әтиләренең эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Бәйрәм кичәсенә кунак булып килгән Айрат Якупов әтиләргә багышланган матур шигырьләре белән уртаклашты. Шулай ук бәйрәм көненә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Просмотров: 259 | Добавил: bib2008 | Дата: 21.12.2022 | Комментарии (0)