11 апрель көнне, Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан, Алан авыл 
китапханәсенең яшүсмер китап укучылары өчен, Пушкин картасы 
кысаларында, уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар космонавтика үсеше тарихы 
белән таныштылар, галәм, космик җисемнәр һәм күренешләр турында 
белемнәрен киңәйттеләр, борынгы кешеләрнең дөнья төзелеше турындагы 
күзаллаулары белән бәйле кызыклы мифлар һәм легендаларны белделәр, 
шулай ук беренче космонавт Юрий Гагарин, йолдызлар, планеталар турында 
күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар .Чара барышында яңгыраган 
серле космик  көй, кызыклы видеопрезентация катнашучыларга космик 
күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итте.  Яшь тикшеренүчеләр Кояш 
системасы планеталары турында кыска метражлы фәнни-популяр фильм 
караганнан соң, астрономик кроссворд сорауларына җаваплар 
таптылар.Чарага документаль, нәфис китаплар һәм мәгълүмати ... Читать дальше »

Просмотров: 222 | Добавил: bib2008 | Дата: 14.04.2023 | Комментарии (0)