Теләче Җирлекара китапханәләре
МБУ-Тюлячинская МБ
Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Шуларны истә тотып һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 21 июль көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре туган якны өйрәнү музее белән берлектә “Милли уеннар – тәрбияви чарасы” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Биредә балалар татар халык уеннары турындагы китаплар, аларның килеп чыгу тарихы белән танышудан соң кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, балык тоту кебек һәм туп ярдәмендә төрле кызыклы халык уеннарын уйнап күңел ачты. Шулай ук катнашучылар туган якны өйрәнү музеена да сәяхәт кылды: андагы экспонатлар, татар халкының борынгы көнкүреш әйберләре, уен-кораллары, районыбызның күренекле шәхесләре белән тулырак танышты.
...
Читать дальше »
Просмотров:
297
|
Добавил:
bib2008
|
Дата:
25.07.2023
|
| |