4 август көнне  Теләченең мәдәният һәм ял паркында кече яшьтәге мәктәп балалары 
өчен “Туган ягым – Теләче” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате булып узды. 
Балалар Теләчебезнең күренекле шәхесләре һәм танылган язучылары, аларның 
иҗатлары белән танышты,  мәдәният һәм спорт объектлары турында тулырак 
мәгълүмат алды.  Чара ахырында балалар белән китапханәнең уку залында “Тамырлары 
шушында, бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды. 

Просмотров: 350 | Добавил: bib2008 | Дата: 07.08.2023 | Комментарии (0)