3 сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Бесландагы 
фаҗигале вакыйгаларга багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. 
Инде ничә ел рәттән узган «Тормыш тамчысы» акциясе терроризмга 
каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында үткәрелә һәм 2004 елда 
Беслан мәктәбендә куркыныч фаҗига корбаннары истәлегенә багышлана. 
Нәкъ менә 3 сентябрьдә мәктәп бинасын штурмладылар, анда өч көн 
дәвамында террорчылар тоткыннарны тоткарладылар. Китапханәче һәм 
мәдәният йорты мөдире балаларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы 
турында сөйләделәр, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә 
алдылар.

Просмотров: 499 | Добавил: bib2008 | Дата: 06.09.2023 | Комментарии (0)