Теләче Җирлекара китапханәләре
МБУ-Тюлячинская МБ
10:27 «Дустыңа китап киңәш ит!» акция |
Теләче балалар китапханәсендә булып үтте. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында уздырылган әлеге акциянең максаты - китапка кызыксыну уяту, күп укыла торган балалар әдәбиятын, китапханә фондына яңа кайткан китапларны пропагандалау, шулай ук кайчандыр яратып укылган һәм лаексыз рәвештә онытыла барган китапларга игътибарны арттыру иде. Китаплар сайлаганда балалар яшьтәшләренең киңәшләренә күбрәк игътибар бирәләр. Укучыларның нинди китапларга өстенлек итүләрен ачыклау өчен, иң күп китап укучылар арасында сораштыру үткәрелде. Шулай ук һәркем үзенең яратып укыган китабы турында фикер калдыра алды. Бу шулкадәр күңелле күренеш ки, син укыган китабың турында дусларыңа гына түгел, ә таныш түгел кешеләргә дә сөйли аласың. Чөнки китапханәдә алып укырлык һәм башкаларга тәкъдим итәрлек кызыклы китаплар бик күп.
Килегез, укыгыз һәм дусларыгызга һәм танышларыгызга да киңәш итегез!
|
Просмотров: 255 |
Добавил: bib2008
| Рейтинг: 2.7/3 |