12:42 «Эчсәң чәй — күңелдә җәй» республика гастрофестивалендә катнашу | |
13 сентябрь көнне Теләченең Сабантуй мәйданында республикакүләм аш-су осталары бәйгесе узды. Милли ризыклар әзерләүдә оста булган һөнәрчеләр бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан җыелды. Алар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, кунакларга татар халкының бай һәм үзенчәлекле аш-су традицияләрен тәкъдим итте. Бәйрәм мәйданында һәркем күңеленә хуш килгән ризыкны таба алды. Кунаклар хуш исле үлән чәйләреннән, мичтә пешкән кайнар коймактан, зур казанда әзерләнгән пылаудан һәм тәмле чәк-чәкләрдән авыз итте. Милли ризыкларның төрлелеге һәм үзенчәлекле тәме бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Чарада бакчачылар да актив катнашты. Алар үз куллары белән үстергән яшелчә, җиләк-җимеш һәм төрле үсентеләрне тәкъдим итеп, үзара тәҗрибә уртаклашты һәм сәүдә итте. Күркәм бәйрәмдә китапханәчеләр дә читтә калмады. Алар килгән кунакларны хуш исле үлән чәйләре белән сыйлады, шулай ук «Аш-су серләре» һәм «Эчсәң чәй — күңелдә җәй» дип исемләнгән китап күргәзмәләрен тәкъдим итте. Милли ризыклар, җылы аралашу һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барган бу чара һәркемдә матур тәэсирләр калдырды. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |
