Теләче Җирлекара китапханәләре
МБУ-Тюлячинская МБ
15 сентябрь көнне Саба муниципаль районы Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенең кунакчыл мәйданчыгына 6 районнан килгән иң көчле командалар җыелды. Алар арасында Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Саба һәм Теләче районы вәкилләре бар иде.
Мохит чын мәгънәсендә киеренке булды! Биш кызыклы тур куркынычсызлык темасын белү буенча катнашучыларның тапкырлыгын, эрудициясен һәм команда белән эшләү осталыгын сынады.
Саба районы командасы иң күп балл җыеп финалга чыкты һәм 10 000 сумлык сертификатка ия булды.
Катнашкан алты командага да зирәклекләре, түземлекләре өчен дипломнар тапшырылды.
Уен бик көчле һәм мавыктыргыч булды!!
Просмотров:
26
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
Сегодня
|
|
13 сентябрь көнне Теләченең Сабантуй мәйданында республикакүләм аш-су осталары бәйгесе узды. Милли ризыклар әзерләүдә оста булган һөнәрчеләр бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан җыелды. Алар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, кунакларга татар халкының бай һәм үзенчәлекле аш-су традицияләрен тәкъдим итте.
Бәйрәм мәйданында һәркем күңеленә хуш килгән ризыкны таба алды. Кунаклар хуш исле үлән чәйләреннән, мичтә пешкән кайнар коймактан, зур казанда әзерләнгән пылаудан һәм тәмле чәк-чәкләрдән авыз итте. Милли ризыкларның төрлелеге һәм үзенчәлекле тәме бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Чарада бакчачылар да актив катнашты. Алар үз куллары белән үстергән яшелчә, җиләк-җимеш һәм төрле үсентеләрне тәкъдим итеп, үзара тәҗрибә уртаклашты һәм сәүдә итте.
Күркәм бәйрәмдә китапханәчеләр дә читтә калмады. Алар килгән кунакларны хуш исле үлән чәйләре белән сыйлады, шулай ук «Аш-су серләре» һәм «Эчсәң чәй — күңелдә җәй» дип исемләнгән китап күргәзмәл
...
Читать дальше »
Просмотров:
18
|
Добавил:
теләче
|
Дата:
Сегодня
|
| |