Теләче Җирлекара китапханәләре
МБУ-Тюлячинская МБ
09:23 «Китап сөючеләр утравына сәяхәт» |
27 июль көнне Теләче балалар китапханәсе, район мәдәният йорты
хезмәткәрләре белән берлектә ял паркында «Китап сөючеләр утравына
сәяхәт» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Балалар гадәти
булмаган урыннарга: Шигырьләр күленә, Әкиятләр сараена, Табышмаклар
планетасына һәм Китап сөючеләр утравына сәяхәт иттеләр. Малайлар
һәм кызлар «Әкияттә кунакта» уен-викторинасында, балаларның яраткан
шагыйрьләре - С.Маршак, С.Михалков, А.Барто шигырьләрен кычкырып
укуда, «Теремкәй», «Әтәч һәм тавыклар» кебек хәрәкәтле уеннарда бик
теләп катнаштылар. Утрауга килеп җиткәч төп хәзинәнең, үзләреннән
бик күп кызыклы хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр укып була торган
китаплар икәненә төшенделәр.
|
Просмотров: 277 |
Добавил: bib2008
| Рейтинг: 5.0/3 |