09:27
«Приглашаем всех читать, фантазировать, играть»

28 июль көнне Абде авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә 
«Приглашаем всех читать, фантазировать, играть» дип исемләнгән әдәби 
чара узды. Яшь укучылар яраткан китаплар геройлары белән бергә 
искиткеч ачышлар һәм маҗаралар белән тулы серле дөньяга сәяхәт итте. 
Балалар «Әкиятне уйлап кара», «Әкият геройларының серләре», 
«Шигърият», «Тылсымлы йомгак», «Портретта кем», «Аерылгысыз дуслар» 
уеннарында һәм конкурсларында катнаштылар. Чара барышында балалар 
яраткан әкиятләрен искә алды, фантазиягә бирелеп үзләрең әкият 
геройлары ролендә хис итте, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте.

Просмотров: 354 | Добавил: bib2008 | Рейтинг: 4.1/7
Всего комментариев: 0
avatar