13:44
Профсоюзный квиз

15 сентябрь көнне Саба муниципаль районы Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенең кунакчыл мәйданчыгына 6 районнан килгән иң көчле командалар җыелды. Алар арасында Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Саба һәм Теләче районы вәкилләре бар иде.

✅ Мохит чын мәгънәсендә киеренке булды! Биш кызыклы тур куркынычсызлык темасын белү буенча катнашучыларның тапкырлыгын, эрудициясен һәм команда белән эшләү осталыгын сынады.

🥇 Саба районы командасы иң күп балл җыеп финалга чыкты һәм 10 000 сумлык сертификатка ия булды.

Катнашкан алты командага да зирәклекләре, түземлекләре өчен дипломнар тапшырылды.

Уен бик көчле һәм мавыктыргыч булды!!

Просмотров: 27 | Добавил: теләче | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar