09:04
"Тормыш тамчысы" акциясе-ул хәтер билгесе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә истәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уздырыла.

Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта, 1 нче мәктәптә террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булган, алар арасында күпчелеге балалар. Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар...  "Тормыш тамчысы" акциясе-ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү. Айдар авыл китапханәчесе акциядә катнашучыларга ничек итеп террорчылык оешмасына эләкмәскә, террорчылар кулында тоткын булсаң, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда иң зур терактларны искә төшерделәр. Акция ахырында барлык теләүчеләргә терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча буклетлар таратылды.

Просмотров: 559 | Добавил: bib2008 | Рейтинг: 4.8/6
Всего комментариев: 0
avatar