Теләче Җирлекара китапханәсе тарафыннан Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Фатих Хөсни укулары" дип исемләнгән әдәби марафон дәвам итә дуслар!Казаклар авылы китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә композитор Хөснул Вәлиуллинның Фатих Хөсни сүзләренә иҗат ителгән «Кошлар тынды» җыры белән башланып китте. Экранда Фатих ага Хөснинең тормышын һәм иҗат юлын тасвирлаган фоторәсемнәр күрсәтелде, аудиоязмада Татарстан радиосы дикторының юбилярның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләве яңгырады. Кичәне кереш сүз белән китапханәче Альбина Рахматуллина башлап җибәрде. Фатих Хөсни әсәрләре Мөликов Дилүс (“Йөзек кашы”ннан өзек), Айсинә Мөхәмәтҗано ... Читать дальше »
Просмотров: 274 | Добавил: bib2008 | Дата: 13.02.2023 | Комментарии (0)