21 февраль көнне Халыкара Туган телләр көне уңаеннан район мәдәният йортында “Тик сау булса гына туган телең –

    Син үзең бар һәм бар синең илең”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә  районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз катнашты. Чараны ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне шигъри юллар аша районыбызның иң оста сүз осталары, үзләренең аһәңле моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үзешчәннәребез бизәде. 

   Кичәдә Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан  игълан ителгән  “Бай мираслы Теләчем” бәйгесенә танылган якташ язучыбыз, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөснинең 115 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның видеоязмалары бәйгесендә  катнашып  җиңү яулаган райондашларыбыз бүләкләнд ... Читать дальше »

Просмотров: 304 | Добавил: bib2008 | Дата: 28.02.2023 | Комментарии (0)