11 март көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән язгы чорда гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрделәр.
Яз көне балалар өчен күңел ачулар – ул боз өстендә сулыкларда йөрү, велосипедта чабу, пикникка бару. Ләкин шуны онытмаска кирәк, әлеге күңел ачулар аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә язгы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү бик мөһим. Балаларга экран аша төрле ситуацияләр күрсәтелде, елгалардагы бәхетсезлек очракларының сәбәпләре, язгы чорда юлларда нинди куркынычлар килеп чыгуы ачыкланды. Мәсәлән, бозлавыкта таеп егылырга яки боз сөңгеләре эленеп торган түбәләр астында йөргәндә төрле җәрәхәтләр алырга мөмкин, шулай ук боз астына китү куркынычы да бар.

Просмотров: 301 | Добавил: bib2008 | Дата: 15.03.2023 | Комментарии (0)