16 март көнне Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсендә “Яшь гаилә” клубына йөрүчеләр белән “Толымнарда чыңлый чулпылар” дип исемләнгән тематик кичә үтте. 

Кичә өч өлештән торды. Беренче өлеш - “Милли бизәнү әйберләре”. Иң элек китапханәчеләр хатын-кыз бизәнү әйберләренең берсе - чулпылар белән таныштырды. 

Татар хатын-кызларында чәч толымнарын бизәү табигый саналган, чәч бизәгечләр милли киемнең бер өлеше булып торган. Кыз баланың чәче үремгә керерлек булуга, толымнарга чулпы такканнар һәм хатын-кыз бөтен гомере буе чәчен толымлап, чулпы белән үреп йөрергә тиеш булган. Кызлар  кызыксынып сораулар бирделәр, китапханәчеләр исә белгәннәре белән уртаклаштылар. 

Икенче өлеш - “Матурлык остаханәсе” дип аталды. “Яшь гаилә” клубының иң актив әгъзасы Ландыш Трофимова һәм китапханәче Елена Фатихова чәч үрү буенча мастер-кл ... Читать дальше »

Просмотров: 293 | Добавил: bib2008 | Дата: 17.03.2023 | Комментарии (0)